16+

Россия статистика хезмәте сугыш чорында ил халкының күпмегә кимүен җиткерде

Сугыш булмаса ул елларда халык саны 6,4 миллионга артыр иде.

Россия статистика хезмәте сугыш чорында ил халкының күпмегә кимүен җиткерде

Сугыш булмаса ул елларда халык саны 6,4 миллионга артыр иде.

РСФСРда 1941 ел башына 111 миллион халык яшәгән. Ә 1946 ел башына аларның саны 97,8 миллионга калган. Югалту – 13,4 миллион. Россия статистика хезмәте шундый саннар китергән.

Әгәр дә Бөек Ватан сугышы булмаса, халык саны 6,4 миллионга артыр иде, диелә.

Сугыш елларында 20-49 яшьлек ир-атлар саны 6,1 миллионга кимеп, 15,6 миллионга гына калган. Хатын-кызлар саны 847гә кимегән.

Сугыш чорында СССР 26,6 млн кешесен югалткан.

Фото: gks.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading