15-20 май көннәрендә Казан чын мәгънәсендә студентлар башкаласына әверелде. Шулай булмыйни, Татарстан инде өченче тапкыр «Россия студентлар язы»н каршы ала.
Скопировать ссылку
15-20 май көннәрендә Казан чын мәгънәсендә студентлар башкаласына әверелде. Шулай булмыйни, Татарстан инде өченче тапкыр «Россия студентлар язы»н каршы ала.
Биш көн дәвамында яшьләр «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, «УНИКС» концертлар залы, Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәтте. Студентлар күңел ачарга да, шәһәрне күзәтергә дә вакыт тапты. Кич белән Казан паркларын танып та булмады: фонтан буйларында биюче кызлар, җырлап йөрүче егетләр шәһәр халкының кәефен күтәрми калмады.
24 еллык тарихы булган фестивальнең быелгысы иң зур, масштаблы чара буларак истә калачак. Бирегә быел Россиянең 74 төбәгеннән 3500 катнашучы килде. Моңарчы бер төбәкнең дә шуның кадәр студент кабул иткәне булмаган.
- Катнашучыларның күп булуы яшьләрнең Казанны күрәсе килү теләге белән бәйле. Казан - иң матур шәһәрләрнең берсе, аны беләләр. Ул күп кенә зур чараларның башкаласы булып танылды. «Студентлар язы» Татарстанда үтә дигәч, артык гаҗәпләнмәдем мин, бу шулай булырга тиеш иде дә. Яшьләрнең бирегә килеп, тәҗрибә уртаклашуы да безнең өчен бик мөһим, - диде Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе.
- Узган ел без аларны Владивосток белән куркыттык («Россия студентлар язы»ның алдагы фестивале Владивостокта оештырылган иде), - дип дәвам итте сүзне Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий. - Бу сәяхәттән соң Казан һәркемгә үз йорты кебек булгандыр. Казан хәзер туристларның мәккәсе. Биредә студентларның традицияләре көчле, оештыручылар, волонтерлар командасы да зур, - диде ул.
Фестивальнең быелгы тематикасы «Кинодагы кебек яз...» иде. Дөрес, бу сәхнәдә куелган бөтен номерлар да бары тик кинофильмнарга гына багышланган дигән сүз түгел. Студентлар ирекле рухта иҗат итә алды. Ә аларның фантазиясе чиксез икән. Һәр төбәк әзерләгән сәхнә костюмнары бәйгесен генә алыйк - биредә халык фольклоры элементларын заманча рухка кушып, искиткеч киемнәр тәкъдим иттеләр.
Ел саен үзебезне илнең иң сәләтле студентлары итеп танытырга ияләшеп барабыз бугай. Быел да Татарстан «Студентлар язы»ның гран-при иясе, төбәк программасы буенча да без беренчелектә. Ләкин киләсе елга студентлар бер атна буе прәннек ашаячак, чөнки фестивальнең юбилей чарасы Тула шәһәрендә үткәрелә. Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков аларга күчмә кубокны тапшырды.
- Бүген биредә Россиянең иң яхшы студентлары җыелган. Бөтен нәрсә кайчан да булса ахырына якынлаша, студентлар язы да шулай. Ләкин фестивальдә катнашучыларның күңелендә ул бик күп җылы хатирәләр калдырыр. Казанга кабат килегез! Без сезне көтәбез! - дип саубуллашты катнашучылар белән Илдар Халиков.
Комментарийлар