16+

Россия төбәкләре имамнары Казанга җыела

18-20 май көннәрендә узачак «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына илнең 68 төбәгеннән 1050 делегат катнашачак. Форум делегатлары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров журналистлар белән булган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

Мондый чара беренче тапкыр 2005 елда уздырылган. Соңгы елларда исә ул тагын да зуррак масштаблырак - форум буларак үтә башлады. Анда катнашучыларның да саны елдан-ел артып тора.

- Моннан унбиш еллар элек дин әһелләре генә түгел, мөфтиләр дә бер-берләре белән аралашмый иде. Һәркайсы үз казанында гына кайнады. Без исә аларны бергә җыю традициясен булдырдык. Имамнар мондый чараларга үзләре дә бик теләп килә. Бу үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә, - дип сөйләде ул журналистларга.

Форумга быел беренче тапкыр Еврей автоном өлкәсе, Амур, Брянск, Липецк өлкәләреннән, Хакасиядән дә имамнар киләчәк. Иң зур делегция, елдагыча, Башкортстаннан килер дип көтелә.
Форумның пленар утырышына кадәр делегатлар аерым секцияләргә бүленеп эшләячәк. Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге; Болгар ислам академиясе - милли рухи фикерне торгызу үзәге; Мәчет һәм татар гаиләсе; Ислам дине һәм күпкырлы матбугат секцияләрендә имамнарны борчыган күп мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Ппленар утырышта исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. 20 май көнне делегатлар Болгар Изге җыенына барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading