16+

Россия Тикшерү комитеты рәисе 3 сеңлесен янгыннан коткарган малайга медаль бирде

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин Татарстаннан җиденче сыйныф укучысын медаль белән бүләкләде.

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин Татарстаннан җиденче сыйныф укучысын медаль белән бүләкләде.

Россия Тикшерү комитетында Ватанның яшь геройларын бүләкләү тантанасы булды. Чара Ватан Геройлары көненә багышланган иде. Аның барышында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстаннан Починок-Кучук авылы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Ринат Хәлимовка «Батырлык һәм кыюлык» медален тапшырды. Искәртеп узабыз, быелның июль аенда Кукмара районының Кенәбаш авылында агач йортта янгын чыга. 12 яшьлек Ринат югалып калмый: шундук 11 һәм 7 яшьлек сеңелләре Әлфинә белән Камиләне һәм бу вакытта йоклап ятучы 2 яшьлек нәни сеңлесе Динияне уятып, тизрәк өйдән алып чыга. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading