16+

Россия туристлары өчен Төркияне ябалар?

Төркиялеләр инде үкенә...

Россия туристлары өчен Төркияне ябалар?

Төркиялеләр инде үкенә...

Төркия инфекционистлары ассоциациясе президенты Мехмет Джейхан ил чикләрен Россия туристлары өчен ачканга үкенгән. Аның сүзләренчә, шуның аркасында эпидемиологик вазгыять начарая, дип белдергән ул "Gazete Oxygen"га интервьюсында.

Белгеч, вирусның «дельта»-штаммы варианты тарала бара, ди. Бер тәүлеккә биш мең авыру очрагы теркәлү – начар күрсәткеч. Аның әйтүенчә, «Дельта» штаммы авыру эләктерү моделен да үзгәртә. Элек бер авыру кеше вирусны уртача 2,5 кешегә йоктырса, хәзер бу сан 4 кешегә кадәр арткан.

Инфекционист фикеренчә, «Дельта»-штаммын беренче чиратта Россия туристлары тарата. Бу ил туристларын Төркиягә җибәрүне соравыбыз зур хата булды, дигән ул. Ил чиген ачкан вакытта Россия Һиндстан штаммы киң таралган илләр исемлегендә булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading