16+

Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев коронавирус белән хастаханәгә озатыла

Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевта коронавирус тапканнар, аны хастаханәгә озатканнар.

Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев коронавирус белән хастаханәгә озатыла

Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевта коронавирус тапканнар, аны хастаханәгә озатканнар.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте телеграм-каналда хәбәр итте, дип яза ria.ru. Министр урынбасары Дмитрий Волков шулай ук COVID-19 белән авырый. "Коронавирус" диагнозы компьютер томографиясе нәтиҗәсе белән расланган", - диелә хәбәрдә. Якушев шәһәр хастаханәләренең берсендә дәвалану узачагын сөйләде. "Элемтәдә калам", - диелә министр сүзләре хәбәрендә. 

Төзелеш министрлыгы башлыгы вазыйфаларын Никита Стасишин башкарачак. Билгеле булганча, премьер-министр Михаил Мишустинның да "таҗлы вирус" йоктырган. Бу хакта ул президент Владимир Путин белән онлайн-киңәшмә барышында хәбәр итте. Хөкүмәт рәисе шулай ук Андрей Белоусов кандидатурасын премьер вазифаларын башкаручы постына тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы риза булды һәм соңрак тиешле указга кул куйды.

COVID-19 пандемиясе дөнья илләренең күпчелеген колачлап алды. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматы буенча, коронавирусны 3,1 миллионнан артык кеше йоктырган, шуларның 218 меңе үлгән һәм миллионга якыны савыгып чыккан. Иң күп зарарланучылар һәм корбаннар АКШ, Испания һәм Италиядә ачыкланган. Россия хасталар саны буенча сигезенче урында тора.

COVID-19 диагнозы 114 431 кешегә куелган (бер тәүлеккә үсеш 7,4% тәшкил итә), шуларның 13 меңнән артыгы терелгән. Әлеге чир 1169 пациентның гомерен алып китте. Россиялеләрне эпидемия чорында өйдә калырга сорадылар. Күп төбәкләрдә махсус режимы гамәлдә. Моннан тыш, халыкара авиа- һәм тимер юл элемтәсе туктатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading