Россиянең һәр унынчы кешесе илнең җыелма командасының Футбол буенча дөнья чемпионатында җиңәчәгенә ышана.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштырудан күренгәнчә, Россия командасының җиңәчәгенә күбесенчә хатын-кызлар ышана. Респондентларның 20 проценты безнекеләрнең 1/8 турнирга чыгуын юрый. 14 проценты – чирек финалга, 1 проценты – ярымфиналга, ә 6 проценты – финалга эләгерләр дигән өметтә тора. Сораштырылучылар арасында иң популяр футболчы – капкачы Игорь Акинфеев, чит ил футболистларыннан – Португалия спортчысы Криштиану Роналду. Уеннарның трансляциясен Россия халкының яртысы көтә. Сораштыруда 2 мең кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар