Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында кадрлар сәясәте һәм медицина белеме бирү департаменты директоры Ирина Купеева әйтүенчә, медицина өлкәсендә никадәр төзелеш башкарылса да, хастаханәләр, сырхауханәләр яңартылса да, медицина учреждениеләре табиблар белән тәэмин ителмәсә, сыйфатлы ярдәм күрсәтү мөмкин түгел. Хәтта кисәтү чаралары турында сүз барганда да табиблардан башка булмый.
Россиядә исә барлыгы 25 мең табиб җитми икән. Киләчәктә бу проблеманы хәл итү максатында «студент-остаз» системасы нигезендә, табибларны әзерләүнең яңа төрен кулланырга җыеналар.
Киләчәктә безнең республика тәҗрибәсен башка төбәкләр дә куллана алачак. Медицина өлкәсендәге Татарстан казанышларын Дмитрий Морозов башкаларга да күрсәтергә тели. Бу уңайдан ул Дәүләт Думасында күргәзмә оештырырга тәкъдим итте.
Комментарийлар