16+

Россиядә ана капиталы программасының вакыты да, суммасы да арта

Ана капиталы программасы 2021 елда тәмамланырга тиеш иде.

Ана капиталы программасы 2021 елда тәмамланырга тиеш иде.

Россиядә гамәлдә булган ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озынайтылачак. Бу хакта бүген Федераль Җыенга юлламасында илебез Президенты Владимир Путин игълан итте. 

“Ана капиталы программасының төп максаты — икенче бала алып кайтырга планлаштырган гаиләләргә ярдәм итү”, - дип  ассызыклады Владимир Путин. 

Билгеле булганча,  2021 елда ана капиталы программасы тукталырга тиеш иде. Әмма Владимир Путин программаны 2026 елга кадәр дәвам итәргә тәкъдим итте. Алай гына да түгел, ана капиталы моңа кадәр икенче балага гына бирелгән булса, хәзер гаиләләр беренче бала тугач ук әлеге мөмкинлектән файдалана алачак. 

2020 елга кадәр Ана капиталының күләме 400 мең сумнан артык иде. Хәзер исә әлеге сумма 150 смуга арттырылып, 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк. 
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading