16+

Россиядә «Атказанган журналистлар», «Элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәрләре» пәйда булды

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән беренче тапкыр «Россия Федерациясенең атказанган журналисты» һәм «Россия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән исемнәр бирде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Бу ел башында Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев Президентка шундый мактаулы исемнәр булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Владимир Путин әлеге исемнәрне июль аенда раслады, бүләкләү турындагы беренче указ 2018 елның соңгы көнендә чыкты.

Барлыгы 15 кешегә - «Россия Федерациясенең атказанган журналисты», тагын 7 кешегә «Россия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

чыганак - tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading