16+

Россиядә балаларга циркларга баруны тыярга телиләр

Депутат Владимир Петров белдергәнчә, циркларда хайваннарга карата каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин.

Депутат Владимир Петров белдергәнчә, циркларда хайваннарга карата каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин.

Ленинград өлкәсенең Закон чыгару җыены депутаты мәдәният министрына мөрәҗәгать юллаган, анда ул Россиядә 18 яше тулмаган балаларга циркка баруны тыярга тәкъдим иткән. Петров сүзләренчә, дөньяда хайваннар һәм кыргый җәнлекләр белән эш итүдә гуманизация бара. Ә Россиядә циркта хайваннарга карата дәвам иткән каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьтә циркларга дәүләт ярдәмен шактый киметү һәм бу өлкәдә дәүләт концепциясен яңадан карау сорала.

Фото: Obozrevatel

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading