16+

Россиядә барлык массакүләм чаралар кичектерелде

Коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, илдә халык күп җыела торган чаралар уздырылмаячак.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, илдә халык күп җыела торган чаралар уздырылмаячак.

Россиядә коронавирус белән авыру очраклары арту сәбәпле, массакүләм чаралар кичектерелде. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде.

Аның сүзләренчә, илнең 67 төбәгендә ковид белән авыручылар саны көннән-көн үсә бара. 3 меңнән дә күбрәк кеше җыеп, чаралар үткәрергә мөмкин булган бер төбәк тә юк. 1-3 мең кеше катнашында массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт булган ике генә төбәк исәпләнә.

Анна Попова билгеләп үткәнчә, илдә битлек режимын саклауга карата да сораулар бар.

Илдә коронавируска кагылышлы вәзгыятьнең катлаулы булуын Президент Владимир Путин сентябрь уратсында ук искәрткән иде. Ил башлыгы хәтта үзе дә карантинга китәргә мәҗбүр булды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading