16+

Россиядә БДИны 29 июньдә тапшыра башлаячаклар

Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, Россиядә бердәм дәүләт имтиханын 29 июньнән кабул итә башлаячаклар.

Россиядә БДИны 29 июньдә тапшыра башлаячаклар

Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, Россиядә бердәм дәүләт имтиханын 29 июньнән кабул итә башлаячаклар.

Имтиханга мәктәпләр дистанцион рәвештә әзерләнә ала. Әмма имтиханнар «дистанциягә» күчерелми. Санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклануга мәгариф учреждениеләре элеккеге форматта эшлиячәк.

Россиядә барлык мәктәпләр дә БДИны бер чорда тапшырырга тиеш, дип саный Путин. Моннан тыш, Президент быел югары уку йортларына керү өчен хәрби чакырылышның гамәлдән чыгарылуын да өстәде.
«Коронавирус эпидемиясе куркынычының тотрыклы кимүен исәпкә алып, бөтен ил буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрергә кирәк дип саныйм. Ул 29 июньдә башланачак», – диде Владимир Путин.

Президент, мәктәп укучыларга имтиханнарны дистанцион режимда әзерләнергә ярдәм итәргә тиеш, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук быел БДИны мәктәптән соң вузларга укырга керергә җыенучылар гына тапшырачак, дип искәртте.
Башта 2020 елда БДИның төп этабы 25 майга билгеләнгән иде, аннары 8 июньгә күчерелгән иде. Бу юлы Россия Президенты 29 июнь датасын атады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading