16+

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары башланды

26 майда Россиядә бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана. Чыгарылыш укучылары химия, әдәбият һәм география тапшырачак, дип хәбәр итә Россия мәгариф күзәтчелеге.

26 майда Россиядә бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана. Чыгарылыш укучылары химия, әдәбият һәм география тапшырачак, дип хәбәр итә Россия мәгариф күзәтчелеге.

Имтихан пунктлары бүген федерациянең 88 субъектында, шулай ук чит илләрнең кайбер белем бирү учреждениеләрендә ачылачак.

Ведомствода БДИның төп чоры 1 июльгә кадәр дәвам итәчәген искәрттеләр. Бу вакыт эчендә имтиханнарны 700 меңгә якын кеше тапшырачак.
Быел география буенча минималь балл-37, химия буенча-36, ә әдәбият буенча — 32 тәшкил итәчәк. Беренче имтихан нәтиҗәләре 13 июньгә кадәр билгеле булачак.

11 сыйныф укучылары өчен графиктагы чираттагы имтихан рус теле Булачак. Алар аны 29 майда язачаклар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading