Тәүлек эчендә Россиядә COVID-19 белән чирләгән 1247 кеше үлгән.
Үлем очракларының гомуми саны - 259 084.
Алдагы көндә 1240 пациент вафат булган.
Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, илдә COVID-19 пациентлары арасында үлемнәр саны арту аеруча борчу тудыра.
Вице-премьер сөйләвенчә, үлем очраклары, кагыйдә буларак, хроник авырулар белән интегүче һәм СОVID-19 дан вакцинацияләнмәгән 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында теркәлә.
Вирусолог Евгений Тимаков ФАН басмасы белән әңгәмәдә Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр COVID-19 белән вәзгыять аеруча киеренке калачак, дип белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар