16+

Россиядә электросамокатны транспорт чарасы дип таныдылар

2021 елда Россиядә электр самокатлары катнашындагы аварияләр саны буенча Татарстан топ-5 төбәгенә эләкте.

2021 елда Россиядә электр самокатлары катнашындагы аварияләр саны буенча Татарстан топ-5 төбәгенә эләкте.

Россия Югары суды электросамокатны транспорт чарасы буларак кертүне рөхсәт итте.
Тиешле мәгълүмат судның рәсми сайтында басылып чыкты.

Әмма әлегә суд карары үз көченә кермәгән һәм апелляция инстанциясенә шикаять ителергә мөмкин.
Россия хөкүмәтенең Югары Судтагы вәкиле Гайк Марьян билгеләп үткәнчә, электросамокат тирә-юньдәгеләргә дә, йөртүченең үзенә зур зыян салырга мөмкин, чөнки мондый транспортның кайбер төрләре сәгатенә 35 чакрым тизлек белән җилдерергә мөмкин, ә тормозлар системасы җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләми.

Нәкъ менә шуңа күрә электросамокатларны "югары куркыныч чыганагы" буларак саныйлар.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Россиянең электр самокатлары белән булган аварияләр саны буенча Татарстан топ-5 төбәгенә эләкте. Россиядә исә бу транспорт чарасы белән юл-транспорт һәлакәтләре саны узган елда 66% ка арткан, ә аварияләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең гомуми саны 280 булган. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading