16+

Россиядә этләрне борынчакларсыз йөрткән өчен штраф кертергә мөмкиннәр

Россиядә куркыныч токымлы этләрне борынчаксыз йөртү өчен штраф кертү планлаштырыла. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

Россиядә куркыныч токымлы этләрне борынчаксыз йөртү өчен штраф кертү планлаштырыла. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

Россия Министрлар Кабинеты тиешле закон проектын хуплаган инде. Алга таба ул карау өчен Дәүләт Думасына юлланачак. 

Үзгәрешләр «Хайваннар белән җаваплы мөгамәлә турында»гы Федераль канунга туры килергә тиеш, аның нигезендә потенциаль куркыныч токымлы этләрне борынчаксыз һәм баусыз йөртү тыела. Моның өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр  штраф тәшкил итәчәк, дип аныклана. Закон проекты нигезендә, хокук бозучыларга полиция хезмәткәрләре штраф сала алачак, әмма бу өлкәдә кагыйдәләрне үтәү төбәк күзәтчелеге контролендә булырга тиеш. 

Сүз уңаеннан, күптән түгел бер укучыбыз үзенең зарын белдерде безгә. «Халык күп йөри торган урыннарда этләргә борынчаклар кигерергә кушалар. Әмма балалар мәйданчыгынңа зур этләрне дә борынчаксыз йөртәләр. Оныгым белән урамга чыкканда: «Җәмәгать урыннарында этләрне борынчаксыз йөртергә ярамый бит. Балалар мәйданчыгында зур этләрне йөртмәгез әле», – дигән идем. «Этләрдән курыксагыз, монда йөрмәгез», – дип кырт кисте эт хуҗасы.
Җитмәсә. этләре шунда ук йомышларын башкара. Эт асраучылар хайваннары артыннан нигә җыештырмыйлар икән? Шундый ваемсызларга штраф салсыннар. Бюджетка да акча керер иде», - диде үзен Гөлнур дип таныштырган ханым. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading