16+

Россиядә федераль трассаларда максималь тизлекне арттырырга тәкъдим иттеләр

Вице-премьер Максим Акимов федераль юлларда тизлек режимын сәгатенә 110 км кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Вице-премьер Максим Акимов федераль юлларда тизлек режимын сәгатенә 110 км кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Транспорт министрлыгы белән Эчке эшләр министрлыгына 2019 ел азагына кадәр Федераль юл челтәренә тизлек режимын сәгатенә 110 км тизлеккә кадәр арттыру мөмкинлеген тикшерергә кирәк", — диде журналистларга Акимов "Куркынычсыз юл" дүртенче конференциясе кысаларында.

Ул аңлатканча, сүз капиталь ремонттан соң яңа тиз йөрешле трассалар һәм юллар турында бара.

Хәзер торак пунктлардан читтә трассада максималь рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 90 км тәшкил итә. Түләүле юлларның кайбер участокларында сәгатенә 110 км тизлек режимы рөхсәт ителә.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading