Әмма, ТАСС хәбәр итүенчә, кайбер шәһәрләрдә аерым яшь категориясендә эпидемия бусагасы саклана.
Бу мәгълүмат РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының фәнни-тикшеренү институтындагы гриппны күзәтү хезмәте хәбәрендә бирелгән.
"Эпидемияне тәмам дип санарга мөмкин. Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия бусагасы арту кайбер шәһәрләрдә дә 3-6 һәм 7-14 яшьлек балалар арасында саклана", - диелә хәбәрдә.
Эпидемия белгечләр көткәннән иртәрәк - ноябрьдә башлана. Авыруның иң көчле чагы гыйнвар ахыры-февраль башына туры килә. Быелгы эпидемия чорында мәктәп каникуллары, 8 март, 23 февраль бәйрәмнәрендә күрсәткечләр кимегән яки арткан. Мондый үзгәрешне белгечләр халыкның ял көннәрендә ярдәм сорамауларына бәйләп аңлата.
3-9 апрель эпидемия сезонының ахыргы атнасы булды. Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе барлык яшь төркемнәрендәге халык арасында 7,6 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар