16+

Россиядә иң күп хезмәт хакын кемнәр ала?

Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәр ияләрен атаганнар.

Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәр ияләрен атаганнар.

Әлеге мәгълүматлар буенча, безнең илдә нефть һәм газ өлкәсендә эшләүчеләр бу юнәлештә беренче урында икән. Нефтьчеләрнең хезмәт хакы 9,1 процентка кимесә дә, уртача 158 мең сум калган.

Икенче урында тәмәке җитештерүчеләр. Бу өлкәдә эшләүчеләр ай саен кимендә 115,6 мең сум ала дип исәпләнә. Һава һәм космик транспорт өлкәсендәге предприятиеләрдә эшләүчеләр уртача 101,1 мең сум акчаала. 2019 елның июне белән чагыштырганда, аларга хезмәт хакын 21,8 процентка кимрәк түләгәннәр.
Калган өлкәләрдә хезмәт хакы 100 мең сумнан азрак. Мисал өчен финансчылар һәм иминият компанияләрендә хезмәткәрләр – 98,1 мең, файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүчеләр – 96,5 мең, балык тотучы-эшкәртүчеләр 90,1 мең сум хезмәт хакы алган, дип яза “Российская газета”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading