16+

Россиядә ике еллык хезмәт итү срогын кире кайтарырга тәкъдим итәләр

2008 елдан алып хәрби хезмәткә 1 елга чакыра башлаганнар иде.

2008 елдан алып хәрби хезмәткә 1 елга чакыра башлаганнар иде.

Хәрби хезмәт срогын элеккечә ике ел итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан Федерация Советының халыкара эшчәнлек буенча комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Джабаров.

Аның фикеренчә, бу Россия Кораллы көчләренең санын арттырачак һәм солдатларны тиешле дәрәҗәдә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

“Мондый зур территориягә ия булып, ике еллык хәрби хезмәт срогын кире кайтармаскамы икән дип уйланырга тәкъдим итәм. Техника өйрәнү өчен бик катлаулы. Элек хәрби хезмәтнең беренче елы өйрәнүләр белән уза иде. Икенче елга ул инде әзер сугышчы була. Армия ике тапкырга арта. Андый армия булса, безгә мобилизация бәлки кирәкмәгән дә булыр иде”, - дигән Владимир Джабаров “Парламентская газета”га. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кирэк тугел. 👎

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кирэк

      Мөһим

      loading