16+

Россиядә исерек йөртүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга җыеналар

Россиядә исерек машина йөртүче машинасына утырган пассажирлар өчен җаваплылык кертергә тәкъдим иттеләр. "Известия" мәгълүматлары буенча хөкүмәттә исерек килеш йөрткән өчен җәзаны катгыйландыручы җинаять кодексына төзәтмәләр пакеты әзерлиләр.

Россиядә исерек машина йөртүче машинасына утырган пассажирлар өчен җаваплылык кертергә тәкъдим иттеләр. "Известия" мәгълүматлары буенча хөкүмәттә исерек килеш йөрткән өчен җәзаны катгыйландыручы җинаять кодексына төзәтмәләр пакеты әзерлиләр.

Фикер алышу процессына җәмәгать эшлеклеләре дә актив кушылган. Алар фикеренчә, исерек кешене руль артына утыртучыларны дә җәзаларга кирәк. Экспертлар шундый кешеләргә шулай ук штраф салырга кирәк, дип саный.

Басма мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта хөкүмәттә мондый хокук бозулар өчен җәзаны катгыйландыручы җинаять кодексына төзәтмәләр пакеты әзерлиләр. Нигездә исерек кешегә руль артына утырырга мөмкинлек биргән пассажирларга штраф салу идеясе карала. Экспертлар сүзләренчә, такси һәм җәмәгать транспорты өчен искәрмә бирелергә мөмкин. Шулай ук Кабминда тәкъдим ителгән чаралар арасында - теләсә нинди транспорт чарасы белән идарә итүгә гомерлеккә хокукыннан мәхрүм ителү, шулай ук штрафларны һәм төрмә срокларын арттыру.  Шулай ук баланың исерек кеше машинасында булуы иң авыр җинаятьләрдән санала - беренче тапкыр кагыйдәләрне бозган өчен 90 меңгә штраф салырга һәм 5 елга кадәр хокуктан мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр.

Эшмәкәр һәм активист Дмитрий Давыдов фикеренчә, исерек йөргән өчен кулланыла торган чараларны катгыйландыруны дәвам итәргә кирәк.  Ул билгеләп үткәнчә, үз гомерләрен генә түгел, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең, шулай ук хәрәкәт итүдә башка катнашучыларының тормышын да куркыныч астына куючы руль артына исерек килеш утырган кешеләрне 30 мең сумлык штраф һәм 1,5-2 елга хокуктан мәхрүм итү туктатмый. Давыдов фикеренчә, исерек йөргән өчен штраф күләмен 100 мең сумга кадәр арттырырга, ә автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү вакытын - 3 елга кадәр сузарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, аек булмаган килеш машина йөртү өчен җәзаны өч ай элек катгыйландырдылар. Россия президенты Владимир Путин исерек килеш кабат идарә иткән өчен тотылган кешене ирегеннән мәхрүм итү вакытын өч елга кадәр арттыру турындагы канунга кул куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading