16+

Россиядә җитештерелгән коронавируска каршы өченче вакцинаны теркәү датасы аталды

Чумаков исемендәге үзәкнең "КовиВак" вакцинасын теркәү 20 февральдә көтелә, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.

Чумаков исемендәге үзәкнең "КовиВак" вакцинасын теркәү 20 февральдә көтелә, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.

"Вакцинаны теркәү 2021 елның 20 февралендә көтелә", - диелә хәбәрдә.
Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Чумаков үзәгенең COVID-19дан вакцинасын теркәү февраль уртасында көтелә, аның беренче партиясе март ахырында чыгачак. дип белдерде.
Икенче тикшеренү фазасыннан соң Чумаков үзәгенең "КовиВак" препаратын масштаблы тестлаштыру өч мең ирекле кешегә планлаштырыла.
"Икенче фазаны тикшерүне 2021 ел башында төгәлләү планлаштырыла. Аннары препаратны өч мең ирекле кешегә киң күләмле тестлаштыру планлаштырыла", - диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading