16+

Россиядә халыкның өчтән бере коронавирустан прививка ясаткан

Россиядә 50 млн га якын кеше коронавирустан прививка ясады.

Россиядә 50 млн га якын кеше коронавирустан прививка ясады.

Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Вячеслав Смоленский COVID-19 проблемалары буенча Россия-Кытай конференциясе барышында хәбәр итте, дип яза "Интерфакс".

«Россия Федерациясендә үзебездә җитештерелгән биш вакцина эшләнде һәм теркәлде. Массакүләм вакцинация РФ президенты Путин карары буенча 2021 елның гыйнварында старт алды. 50 миллионга якын россияле прививка алган инде ", - диде Смоленский. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда хәзерге вакытта 1,1 миллионнан кимрәк кеше вакцинация ясаткан. Республикага кайтарылган 1,711 млн. доза препаратларның 63,2%ы файдаланылган. План нигезендә, төбәктә 2,473 млн кешегә прививка кадатырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading