16+

Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте

Мәскәүнең Коммунарка хастаханәсендә коронавирустан тагын ике кеше вафат булган. Бу хакта дәваханәнең баш табибына сылтама белән, "РИА Новости" хәбәр итә.

Авыруларның берсенә 80, икенчесенә 69 яшь булган.

Өлкәнрәк пациентның пневмония һәм коронавирус, ә икенчесенең шикәр авыруыннан интегүе мәгълүм. Алар икесе дә 3-4 көн реанимациядә дәваланган.

Гомумән алганда, дөньяда коронавирус йоктыру очраклары 634 меңнән арткан. Үлүчеләр саны 30 меңгә җиткән.

Россиядә авыручылар саны 1534 (шуларның 1014 е Мәскәүдә), 64 се терелгән, 8 се вафат булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading