16+

Россиядә ковид буенча яңа антирекорд куелды

Россиядә беренче тапкыр тәүлегенә СОVID-19 белән авырып китүнең 40 000 очрак ачыкланды.

Россиядә беренче тапкыр тәүлегенә СОVID-19 белән авырып китүнең 40 000 очрак ачыкланды.

Соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус йоктыруның 40 096 очрагын ачыклаганнар, дип хәбәр итте оперштаб. Күрсәткеч бөтен пандемия чорында иң югары булды. Шулай ук 28 октябрьдә яңа антирекорд COVID-19 - 1159 үлем очрагымн билгеләде. Россиядә коронавирус белән зарарлануның 8 392 697 очрагы һәм 235 057 үлем теркәлгән. 7 272 053 кеше вирустан терелгән.

Мәскәүдә тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 8440 очрагын ачыклаганнар. Шәһәрдә 1679 пациент хастаханәгә озатылган.
Коронавирус белән авыручыларның артуы шулай ук узган тәүлектә Санкт-Петербургта - 3186 очрак теркәлгән, Мәскәү өлкәсендә - 2639, Самара өлкәсендә - 1357, Түбән Новгород өлкәсендә - 794, Воронеж өлкәсендә - 763.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading