16+

Россиядә ковидка бәйле чикләүләр кырыслана

Нинди чикләүләр кертелү хакында сишәмбе билгеле булачак.

Нинди чикләүләр кертелү хакында сишәмбе билгеле булачак.

Россиядә коронавируска бәйле чикләүләр кырысланачак. Бу хакта Владимир Путинның Хөкүмәт вәкилләре белән киңәшмәсе вакытында вице-премьер Татьяна Голикова белдерде. 

Чикләүләр ковидның яңа "омикрон" штаммы таралу белән бәйле. 

"Без хәзер үк яңа дулкыннан качып котылып булмаячагын аңлыйбыз. Үзәк регион,начар  традиция буенча, штамм таралуның беренче дулкынын үзенә кабул итәчәк. Безнең максат - инфекция таралуны туктату өчен барлык чараларны да күрү",- ди Голикова. 

Яңа чикләүләр хакында ул сишәмбе игълан итәргә вәгъдә бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading