16+

Россиядә пластик савыт-саба куллануны тыячаклар

Россиядә төсле пластик, пластик савыт-саба һәм мамык таякчыкларын куллануны закон дәрәҗәсендә тыярга телиләр.

Россиядә төсле пластик, пластик савыт-саба һәм мамык таякчыкларын куллануны закон дәрәҗәсендә тыярга телиләр.

IX Невский халыкара экология форумында РФ вице-премьеры Виктория Абрамченко Хөкүмәт тиешле төзәтмәләр әзерли, дип белдерде.

«Эшкәртелми һәм авыр чыгарыла торган материалларны куллануны тыя торган законнарга төзәтмәләр әзерлибез. Төсле пластик, мамык таякчыклары һәм пластиктан бер тапкыр кулланыла торган савыт — саба кебек», — дип китерә ТАСС вице-премьеры.

Абрамченко сүзләренчә, Россиядә төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать калдыкларыннан 50% ка кадәр икенчел чималны әйләнешкә кертү планлаштырыла. Бу 2030 елга чүп-чар күмелү күләмен ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading