16+

Россиядә һәр 50 нче кеше ковид белән авырткан

Россия халкының 2 проценты коронавирус инфекциясе йоктыруы мәгълүм, дип яза “ТАСС”.

Россиядә һәр 50 нче кеше ковид белән авырткан

Россия халкының 2 проценты коронавирус инфекциясе йоктыруы мәгълүм, дип яза “ТАСС”.

Гомумән алганда, Россиядә яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 3 млн якынлашты. Бу илдәге гомуми халыкның 2 процентын тәшкил итә. Росстат мәгълүматлары буенча илдә 146 748 600 кеше исәпләнә. 

Соңгы тәүлекләр нәтиҗәләре буенча, илдә 100 мең кешегә уртача 19,4 ковид йоктыручы туры килә. 
Мәскәү халкының 6 проценты, Санкт-Петербургның 4 проценты яңа вирус йоктыруы билгеле. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авырган дигән сүз урынлы була дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чагыштыру өчен: Аның теше авырткан

      Мөһим

      loading