16+

Россиядә сифилис белән авыручылар саны арта. Сак булыгыз!

Белгечләр моны чит илдән кайтучылар саны артуы белән аңлата.

Белгечләр моны чит илдән кайтучылар саны артуы белән аңлата.

Россиядә соңгы өч елда сифилис белән авыручылар саны сизелерлек арткан. Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов сөйләвенчә, сәбәпләрнең берсе миграция агымнарының артуы булган. Ул конкрет саннарны әйтмәгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгының Дерматовенерология һәм косметология буенча штаттан тыш баш белгече Николай Потекаев соңгы 20 елда Россиядә нинди авырулар артуы турында сөйләгән, дип яза РБК.

2000 елда 239,4 мең очрак ачыкланган, 2005 елда 97,9 мең, 2010 елда 63,7 мең, 2017 елда 28,6 мең, 2018 елда 24,5 мең, 2019 елда 22 мең, 2020 елда 15,3 мең, 2021 елда 21,1 мең, 2022 елда 27,8 мең.

Потекаев Россиядә кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә сифилис белән авыручылар саны кими бара дип ышандыра. 2000 ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 8,6 тапкыр кимегән.

Белгеч 2020 елда авыруның кимеүе турында сөйләде, чөнки пандемия аркасында Россиягә керү чикләүләре кертелде. 2021-2022 елларда миграция агымнары яңадан артты һәм авырулар саны яңадан үсә башлады.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X