16+

Россиядә сирәгрәк аерылыша башлаганнар

Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Социаль-икътисадый хәленә һәм халыкның үз-үзен тотышына айлык мониторинг» тикшеренүеннән күренгәнчә, узган ел Россиядә аерылышулар саны 2017 ел белән чагыштырганда 3,7 процентка кимегән.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта теркәлгән өйләнешүләр саны да 12 процентка кимегән. "Өйләнешүнең гомуми коэффициенты 6,3 процент тәшкил итте, бу 2017 ел күрсәткеченнән 11,3 процентка кимрәк», — диелә тикшеренүдә.

Хәзерге вакытта өйләнешүнең гомуми коэффициенты 2000 ел дәрәҗәсендә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading