16+

Россиядә спиртлы эчемлеккә кагылышлы яңа кагыйдәләр кертелә?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы спиртлы эчемлекләргә каршы яңа чаралар уйлый. Алар арасында спиртлы эчемлекләрне 20.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сату тыела, дигән кагыйдә дә бар. 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы спиртлы эчемлекләргә каршы яңа чаралар уйлый. Алар арасында спиртлы эчемлекләрне 20.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сату тыела, дигән кагыйдә дә бар. 

Моннан тыш, спиртлы эчемлекләрне 21 яшькә кадәрге яшьләргә сатуны, алкогольне рекламалауны, музыкаль клипларда, сериал-фильмнарда һәм башкаларда алкогольнең товар билгелесен күрсәтүне тыю буенча да фикер алышулар бара.

Әйтергә кирәк, 2008-2021 елларда спиртлы эчемлек аркасында һәлак булган ирләрнең саны – 39, ә хатын-кызлар саны 36 процентка кимегән. Шул ук вакытта 2022 елда спиртлы эчемлек кулланучы авыл кешеләре саны 7 процентка арткан. 

Иң күп “эчә” торган төбәкләр – Сахалин, Чукотка, Курган өлкәләре. Ә менә Чечня, Дагестан, Ингушетия иң “аек” төбәкләр исемлегендә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading