16+

Россиядә ташламалы ипотека программасын гамәлдән чыгарырга телиләр

Россиянең үзәк банкы ташламалы ипотеканы акрынлап 6,5% ка калдыру ягын карый, чөнки россиялеләрнең күбесе әлеге программа нигезендә саклык акчаларын торак сатып алуга файдалана.

Россиянең үзәк банкы ташламалы ипотеканы акрынлап 6,5% ка калдыру ягын карый, чөнки россиялеләрнең күбесе әлеге программа нигезендә саклык акчаларын торак сатып алуга файдалана.

Ташламалы ипотека белән вәзгыятьнең тотрыклы булмавына Россия Үзәк банкы җитди борчу белдерде. Башта ташламалы ипотека социаль ярдәм чарасы буларак танылды. Билгеле булганча, ул халыкның киң катламнарына торак алу мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Әмма банкларның мәгьлүматларына караганда, ипотекадан бөтенләй башка кешеләр файдаланган.

Россия Банкының финанс тотрыклылыгы департаменты башлыгы әйтүенчә, бай гражданнар җыйган акчаларын салып кую өчен торак алып куялар, бу торакка бәяләр үсешенә китерә. Ул бу программаны "торак базарында катлаулы вәзгыять булган төбәкләргә генә озайтырга" кирәк дип саный.

Риелторлар мәгълүматлары буенча, хәзер Казанда теләсә нинди бер бүлмәле фатирга кытлык бар икән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading