16+

Россиядә уртача хезмәт хакы 55 меңнән арткан: иң бае кемнәр?

Бер ел эчендә россиялеләрнең эш хакы 8,8 процентка үскән.

Бер ел эчендә россиялеләрнең эш хакы 8,8 процентка үскән.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә уртача хезмәт хакы 55170 сум тәшкил иткән. Статистик мәгълүматлар июль  ае нәтиҗәләре буенча ясалган. 2020 елның июленнән 2021 елның җәй уртасына кадәр Россиядә уртача хезмәт хакы 8,8 процентка арткан. 

Иң югары хезмәт хаклары нефть өлкәсендә эшләүчеләрнеке: 176628 мең. Ел дәвамында аларның эш хакы 30 процентка арткан. 

Төзүчеләр быел 18 процентка, автосалон һәм автосервис хезмәткәрләре 15 процентка акчаны күбрәк эшли башлаган. Кәгазь һәм азык-төлек комбинатларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 11-13 процентка, һава транспортында хезмәт куючыларныкы 17 процентка үскән.

Билгеле булганча, РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 1 октябрьдән алып кайбер бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. 

Үзгәрешләр МЧСның коткару үзәкләрендә эшләүчеләргә, социаль өлкәдә, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләрендә, гидрометеорология өлкәсендә, стандартлаштыру, метеорология һәм Росстандарт тәҗрибәләре үзәкләрендә,  инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә эшләүчеләргә кагыла. 

Индексация, якынча, 4 процент тәшкил итәчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын беләләрме икән соң түрәләр????

    Мөһим

    loading