16+

Россиядә вак ришвәтчелек өчен төрмәгә утыртырга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасына вак ришвәтчелек өчен 4 елга кадәр төрмә срогы турындагы канун проекты кертелде.

Дәүләт Думасына вак ришвәтчелек өчен 4 елга кадәр төрмә срогы турындагы канун проекты кертелде.

Ун мең сумнан артмаган вак ришвәтчелек өчен өч елдан дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта моның инициаторларының берсе, Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Василий Пискарев хәбәр итте.

"Сүз ун мең сумнан артмаган суммалар турында бара. Бу бик мөһим, беренче карашка, нәкъ менә шундый вак ришвәтчелек очраклары коррупциянең ачык бер чагылышы булып тора", дип язган ул телеграм — каналында.

Мәсәлән, ун мең сумнан артмаган ришвәтчелек өчен өч елдан дүрт елга кадәр төрмәгә җибәрергә тәкъдим итәләр. Шулай ук коррупционерның милкен конфискацияләячәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading