16+

Россиядә яңа ел ялларының бер өлешен майга күчерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында партия фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов шул хакта язылган хат юллаган.

Дәүләт Думасында партия фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов шул хакта язылган хат юллаган.

Яңа ел ялларының бер өлешен май аена күчерү тәкъдиме белән хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга рәсми хат җибәрелгән. Бу хакта «Гадел Россия - хакыйкать өчен» партиясе рәисе, Дәүләт Думасындагы партия фракциясе җитәкчесе Сергей Мироновтан тәкьдим килгән.

Яңа ел бәйрәмнәре аркасында илдә озак эшләми торган көннәр билгеләнде. Мәгариф учреждениеләре эшләми, коммуналь һәм хокук саклау хезмәтләре генә кизү тора. Бу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу буенча кыенлыклар тудыра, медицина ярдәме алу авырлаша, диелә әлеге хатта.

Миронов билгеләп үткәнчә, россиялеләрнең күпчелеге вакытларын гаилә белән үткәрми, ә бары тик спиртлы эчемлекләр генә куллана. Шул ук вакытта ел саен гражданнардан Яңа ел ялларын май бәйрәмнәренә күчерү турында тәкьдимнәр килеп тора.

Хатта гыйнварда эшләми торган көннәр санын кыскартуның максатка ярашлы булуын карарга тәкъдим ителә. Әйтик, аларны 1 майдан 9 майга кадәр арттыру кулай булыр иде диелә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading