16+

Россиядә яңа коронавирус инфекциясе таралу 1,7 тапкырга арткан

Бу хакта Владимир Путинның Хакимият вәкилләре белән үткәргән җыелышында вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.

Россиядә яңа коронавирус инфекциясе таралу 1,7 тапкырга арткан

Бу хакта Владимир Путинның Хакимият вәкилләре белән үткәргән җыелышында вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр 100 мең кешегә 3,1 авыру туры килсә, хәзер бу күрсәткеч 5,5 тәшкил итә.

Авыручыларның күпчелеге Мәскәүдә теркәлә. "Сораштырулардан күренгәнчә, авыру йоктырганнарның 80-85 проценты битлек режимын үтәмәү һәм массакүләм чараларда катнашуны авыру сәбәбе дип атый", - диде Татьяна Голикова. 

Шул сәбәпле, ул битлек режимын катгый рәвештә үтәргә кирәклеген искәртте. Бу яз айларында кертелгән чикләүләрне кабат кертмәү өчен кирәк дип аңлатты ул. 
"Мәскәүдә авыручылар саны арту - яңалык түгел, яз көне дә шулай булган иде. Әмма бу төбәктәгеләр хәлне аңлап, вакыйгаларның теләсә нинди үсешенә әзер булырга тиеш дигән сүз", - диде Путин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading