16+

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм барлыкка килде

Ул ел саен 19 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк.

Ул ел саен 19 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк.

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Югары мәктәп укытучылары көне барлыкка килде. РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков тиешле боерыкка кул куйды, дип хәбәр итә федераль ведомство матбугат хезмәте.

“Укытучылар хезмәтенең кыйммәтен һәм ихтыяҗын, яшьләрне тәрбияләүдә аларның зур ролен ассызыклау өчен, без яңа һөнәри бәйрәм булдырабыз. Ул ел саен 19 ноябрьдә, илдә беренче университетка нигез салган бөек рус галиме Михаил Ломоносовның туган көнендә билгеләп үтеләчәк”, - дип билгеләде министр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading