16+

Россиягә кайтучылар Covid-19 инфекциясенә тест тапшырачаклар

Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак.

Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак.

Россия Федерациясенең баш санитария табибы карары нигезендә, үзгәрешләр 1 августтан үз көченә керде. Шул рәвешле, чит илләрдән килүчеләр өчен 14 көнлек изоляция гамәлдән чыгарыла. Бу даими рейслар белән чыгып йөрүче безнең гражданнарга да, Россиягә килүче чит ил гражданнарына да кагыла.

Россия Федерациясе территориясенә һава транспорты белән киләчәк гражданнарыбыз дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында урнашкан анкеталарны тутырырга тиеш булачак. Шунда ук анкета формасы урнаштырылган. Анкета датасы Россиягә очып киткәнче тутырылырга, ләкин рейска теркәлүдән дә соңга калмаска тиеш.

Россия территориясенә килгәннән соң өч көн эчендә Covid-19 булу-булмауга анализ бирергә кирәк. Нәтиҗәне шул ук порталда урнаштырырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading