16+

Россиягә яңа автомобильләр кайтарту туктатылган

Дилерлык үзәкләре вәкилләре моның геосәяси куркыныч белән бәйле булуы турында сөйләгән. Икенче сәбәбе - рубль курсының түбәнәюе.

Дилерлык үзәкләре вәкилләре моның геосәяси куркыныч белән бәйле булуы турында сөйләгән. Икенче сәбәбе - рубль курсының түбәнәюе.

Автомобильләрне хәзерге бәяләр буенча сату отышлы түгел. Автокредит 17 процентка кадәр арткан.

Шул ук вакытта Россия автосалоннарында машиналар сатып алу буенча да сорау күзәтелми. Дилерлар яңа һәм тотылган автомобильләр барлыгы турында сөйләгән. Яңа машина сатып алу нияте булса, моны хәзер үк эшләгез, ди алар.

2022 елның гыйнварында Россиядә 90 меңнән артык яңа машина сатылган. Бу 2020 елга караганда 3,7 процентка кимрәк.
Шул ук вакытта, коммерция автомобильләрен сату 15 процентка кимегән. Бу Яңа ел каникуллары белән дә бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading