16+

Россиялеләр күпме пенсия алырга теләүләрен белдергән

Россиялеләр пенсия күләмен уртача 45 мең сумнан артык булуын тели, дип яза РБК SuperJob сервисы тикшеренүенә сылтама белән.

Россиялеләр пенсия күләмен уртача 45 мең сумнан артык булуын тели, дип яза РБК SuperJob сервисы тикшеренүенә сылтама белән.

Билгеле булганча, бу сумма 2021 ел мәгълүматлары буенча уртача пенсиягә караганда өч тапкырга диярлек югарырак. Иң зур өмет мәскәүлеләрдә (50 мең сум), Санкт-Петербург (47900 сум) һәм Хабаровск халкында (46300). Иң түбәннәре – Воронежда (лаеклы пенсияне 40200 сум дип бәялиләр) һәм Ижевскида (40300).

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмә барышында кул астындагылардан өстәмә рәвештә пенсия, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын, шулай ук социаль түләүләрне өстәмә рәвештә индексацияләү яки арттыру ысулын табарга таләп итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading