16+

Россиялеләр үз-үзләренә 30 миллион сумга кадәр акчаны комиссиясез күчерә алачак

Россиядә аена 30 млн. сумга кадәр акчаны комиссиясез генә күчереп булачак. 

Россиядә аена 30 млн. сумга кадәр акчаны комиссиясез генә күчереп булачак. 

Россиялеләргә айга 30 млн.сумга кадәр башка банклардагы акчаларын комиссиясез күчерергә рөхсәт итәчәкләр, дип яза «Известия». 

Закон проектының яңа версиясен Дәүләт Думасының профильле комитетында 17 июльдә карарга җыеналар.

Төзәтмәләр буенча, банклар акчаларны счеттан счетка күчерү буенча операцияләрнең күләмен яки санын бу сумма эчендә чикли алмаячак.

Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков айга 30 млн сум күләмендә бушлай күчерүләргә лимит билгеләү планнарын раслады. Аның сүзләренчә, закон проекты быел июль аенда кабул ителергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading