Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Куренков: күпфатирлы йортларда гадәттән тыш хәл турында домофоннар аша хәбәр итәргә .
Россиялеләр гадәттән тыш хәлләр турында домофоннар аша хәбәр алырга мөмкин. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков Федерация Советында 19 июльдә чыгыш ясаганда хәбәр итте.
"Күпфатирлы йортларда домофоннар аша кисәтү тәкъдиме бар", — дип билгеләп үтте ул.
Сүз уңаеннан, 2013 елда ук хәбәр ителгәнчә, домофон ярдәмендә "акыллы йорт" ("Умный дом") аша гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү проектын Новороссийск укучысы Михаил Вульф эшләгән. Аның идеясе буенча, һәр фатирда домофонны алыштыру таләп ителми. Бары урам домофонын үзгәртү яки үзгәртеп программалаштыру һәм антеннаны түбәгә чыгарып кую җитә. Ул вакытта, 10 ел элек, Михаилның тәкьдиме белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе кызыксынган дип хәбәр ителә. Димәк, башлангыч бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар