16+

Россиялеләрнең тәмәкегә чыгымнары ике тапкырга арткан

2011-2016 ел аралыгында россиялеләрнең тәмәкегә чыгымнары ике тапкырга үскән. Узган елда алар барлык тәмәк тартучылар чыгымнарының 4,1 проценты дәрәҗәсенә җиткән (2011 елда 2,1 процент булган), дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның "2016 елда Россия Федерациясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлек торышы" докладында.

Тәмәкегә чыгымнар дәрәҗәсе иң түбән субъектлар исемлегендә Ингушетия (хуҗалык әгъзалары чыгымнарының 0,1 процент), Чечня (0,2) һәм Татарстан (1,2). Иң югары күрсәткечләр Бурятиядә (8,8), Рязань өлкәсендә (7,9), Чукот автономного округында (6,) һәм Смоленск өлкәсендә (6,8). Тәмәкегә чыгымнар арту күпчелектә акцизлар үсеше белән бәйле. Росстат мәгълүматлары буенча, 2011 елдан 2016 елга кадәр тәмәке кабының уртача бәясе 3,5 тапкырга - 75 сумга кадәр арткан. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, үз чиратында, өлкәннәр арасында тәмәке көйрәтү 2009 елдагы 39,4 проценттан 2016 елда 30,9 процентка кадәр кимүен искәртә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading