16+

Россиянең 106 хәрби хезмәткәре әсирлектән кайтарылган

Россиянең 106 хәрби хезмәткәре Украинадан әсирлектән кайтты.

Россиянең 106 хәрби хезмәткәре Украинадан әсирлектән кайтты.

Россия Саклану министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

«10 апрельдә, сөйләшүләр процессы нәтиҗәсендә, Киев режимы контролендә булган территориядән Россиянең 106 хәрби хезмәткәре кайтарылды, аларга әсирлектә үлем куркынычы янады», – диелә ведомство хәбәрендә.

Бүген хәрбиләрне самолет белән Мәскәүгә җибәрәчәкләр, анда аларга Россия Саклану министрлыгының медицина учреждениеләрендә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтеләчәк.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading