16+

Россиянең алты төбәгендә ял көннәре башланды

Россиянең алты төбәгендә дүшәмбедән ягьни 25 октябрьдән, җирле хакимият тарафыннан кертелгән ял көннәре башланды. Сүз Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләре һәм Пермь крае турында бара.

Россиянең алты төбәгендә дүшәмбедән ягьни 25 октябрьдән, җирле хакимият тарафыннан кертелгән ял көннәре башланды. Сүз Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләре һәм Пермь крае турында бара.

Бу төбәкләрдә ял көннәре 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда QR-кодлар системасы гамәлдә булачак, өлкән яшьтәгеләр үзизоляцияләүдә утырырга тиеш.
Предприятиеләргә хезмәткәрләрнең бер өлешен дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим ителде. Шулай ук мәктәп укучыларын һәм студентларны каникулларга җибәрергә тәкъдим ителде. Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эше оештырылачак.

Шулай ук дүшәмбедән Мәскәүдә эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртырга тиешле коронавируска бәйле чикләүләр үз көченә керде.
Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург коронавирус буенча хәлне яхшырту өчен илдә COVID-19 га коллектив иммунитет дәрәҗәсе 80% ка җиткәнче, Россия төбәкләрендә кертелгән QR-кодлар системасын саклап калырга тәкъдим итте.

Хәбәр иткәнебезчә,Россия президенты Владимир Путин төбәк һәм оешма җитәкчеләренә вакцина ясатучылар өчен, хезмәт хакын саклап, ике көнлек ял бирергә боерды.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-ike-knlek-yal-bir-kemnrg

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading