16+

Россиянең балалар омбудсмены эшеннән алынган

Боерык имза куелган көннән үз көченә кергән.

Боерык имза куелган көннән үз көченә кергән.

Россия Президенты Владимир Путин балалар омбудсмены Анна Кузнецованы вазифасыннан азат итте.

Әлеге указ 29 сентябрьдә имзаланган дип хәбәр ителә хокукый мәгълүмат порталында.

«Россия Федерациясенең сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Кузнецова Анна Юрьевнаны Россия Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил вазифасыннан азат китәргә», — диелә документта.

Боерык имза куелган көннән үз көченә кергән. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Президент әлегә балалар омбудсмены вазифасына яңа кандидатура билгеләмәгән, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading