16+

Россиянең иң көчле спортчысы коронавирустан үлгән

Бер көн алдан гына аның апасы да коронавирустан үлгән.

Бер көн алдан гына аның апасы да коронавирустан үлгән.

1 октябрьдә 61 яшьлек Владимир Синеглазов вафат булган. 2009 елда ул Россиянең иң көчле кешесе титулын яулаган. Владимир «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән хастаханәдә ята. Соңгы көннәрен ул реанимациядә комада үткәрә. Спортчы комадан чыкмыйча үлеп китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бер көн алдан гына аның апасы да коронавирустан үлгән.

Владимир Синеглазов 26 тапкыр дөнья рекорды куя, шуның өчен Россиянең иң көчле кешесе титулын ала. Европада аны Шпагат короле дип атыйлар. Ул ике урындыкка таянып шпагатка утыра, шул ук вакытта өстенә башка авыр спортчыны утыртып тора. 

Спорт карьерасы 30 ел — егермедән илле яшькә кадәр була. Спорт снарядларын аның өчен махсус ясыйлар. Бу — 90 кило чамасы герләр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading