16+

Россиянең иң яхшы доноры Казанда яши

Казанда яшәүче Рөстәм Хәбибрахмановка 61 яшь.

Казанда яшәүче Рөстәм Хәбибрахмановка 61 яшь.

Беренче тапкыр ул 19 яшендә кан тапшырган булган. Россиянең иң яхшы доноры конкурсында Рөстәм абый 102 донациядә барлыгы 46 литрга якын кан тапшырып барысын да шаккатырган. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 200дән артык кеше арасында беренче урынны алган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге. Чарада шулай ук иң күп тапкыр кан тапшыручы, донор династияләре, донор хәрәкәтенең төбәк лидеры номинацияләрендә дә җиңүчеләрне билгеләгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading