16+

Россиянең халык артисты вафат. Коронавирустан...

Хәбәр авторы Лонскойның коронавирустан вафат булуын тәгаенли.

Хәбәр авторы Лонскойның коронавирустан вафат булуын тәгаенли.

Мәскәүдә коронавирус белән авырган Россиянең халык артисты Валерий Лонской вафат булган. Бу хакта кинокритик Андрей Плахов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Лонскойга 80 яшь иде.

"Лонской Коммунаркада вафат булды. Анда аның хатыны Валерий Надежда да ята, ул да яшәү өчен көрәш алып бара", дип язган Плахов. Шул рәвешле, хәбәр авторы Лонскойның коронавирустан вафат булуын тәгаенли.

Лонской - "Белый ворон", "Летаргий", "Свой крест", "Барханов и его телохранитель" кебек фильмнарны төшергән режиссер. Шулай ук ул танылган язучы да, 20дән артык китабы бар.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан вакцина ясау мәҗбүри куелмаячак дип искәрткән иде. Шул ук вакытта үз-үзеңне саклау өчен менә дигән чара булуын да искәртте Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading